ШАБЛОНЛАШТЫРУ ф. Билгеле шаблонга ( 3 мәгъ.) буйсындыру, схемалаштыру, калыплаштыру, бердәйләштерү. Роберт Әхмәтҗановның иҗатындагы кошлар тематикасының (махсус шаблонлаштырып әйттем) ачкычы, бәлки, менә шушы шигырьдәдер (сиксән өченче бит): «Бу ояда сиңа да канат чыгар тиздән Ничек сине сакларга, тидермичә ятлардан?» М.Юныс Шаблонлаштыра башлау Шаблонлаштырырга тотыну Шаблонлаштыра төшү Бераз шаблонлаштыру, тагын да ныграк шаблонлаштыру Шаблонлаштырып бетерү Тәмам шаблонлаштыру, нык шаблонлаштыру Шаблонлаштырып җибәрү Артык шаблонлаштыру |