ШАБЛОН и. нем. 1. 1) Бер үк зурлыктагы һәм формадагы эшләнмәләрне ясау өчен калып, өлге. Ихтимал, таш уючы осталар бер төрле үрнәк-шаблоннар куллангандыр. Безнең мирас. Башта шаблон төшереп киссәләр, хәзер эшне автомат башкара икән. Акчарлак 2) Әзер эшләнмәләрнең зурлыгы һәм формасы дөрес булуын, үлчәмнәргә туры килүен тикшерү өчен махсус инструмент, җайланма. [Цехта] Йомры башлы, очлы койрыклы Тамчы сыман хикмәт чүкиләр, Тимер шаблон белән үлчиләр. Г.Афзал. Монда эшнең очы-кырые юк: буровойларга торбалар, обсадкалар, турбобурлар һәм бораулар ташыйбыз, заводтан килгән торбаларны эстакадага тезәбез, нечкә насос-компрессор торбаларын шаблон белән тикшерәбез. Ә.Салах 3) күч. Берәр өлкәдә кабул ителгән үрнәк, нигез итеп алынган форма, ысул һ.б.ш . Без, гадәттә, исем-фамилияләребезне русча шаблонга буйсынып язабыз. М.Госманов. Партия җыелышлары, мәсәлән, язып куелган шаблон буенча ачылырга тиеш иде ---. Т.Миңнуллин 4) күч. Уйлап тормыйча, механик рәвештә иярелә торган әзер үрнәк; трафарет, штамп; еш кулланылган, бер үк төрле, яңалыгы булмаган эш итү ысулы. Немецлар бу юлы да үз кагыйдәләрен тотарлармы? Аларда да шаблонга табыну бик көчле. Гадәттәгечә эшләргә тиешләр. Х.Камалов. --- Тукай дөнья поэзиясендә булган барлык алымнардан да иҗади файдаланырга омтыла. Катып калган трафаретларны, шаблоннарны кабул итми. Т.Галиуллин 2. с. мәгъ. 1) Билгеле шаблон 1. ( 1 мәгъ.) нигезендә эшләнгән. Бәлки, без яшәгән шаблон тартмалар, аларның шыксызлыгы безнең бер-беребезгә кыласы мәрхәмәтлелекне җуеп бетергәндер, дигән уйлар килә Венециядә йөргәндә. М.Юныс 2) Алдан билгеләнгән, төгәл схема рәвешендәге, әзер калыптагы. Шуңа күрә урманчы турында язылган теләсә кайсы мәкалә «...үз вазифаларына намуслы карый», «...производство планнарын даими үтәп бара» ише шаблон характеристиканы хәтерләтә. Татарстан яшьләре 3) Гадәти, яңалыгы булмаган, үзгәрешсез, бертөрле, катып калган. Нинди шаблон теманы нинди матур шигырьгә әверә ала. Х.Туфан. Юк, игенгә тир таммый. Аңа көч, энергия, ярату, хезмәт дәрте сарыф ителә. Теге шаблон җөмләне мин яратмыйм... М.Мәһдиев |