ШАБА’ШНИК и. рус сөйл. 1) к. шабашчы. Агач әзерлиләр, диме? Әллә шулар белән генә сөйләшеп карарга инде? Шабашниклар, ди, бит, бер бура гына килештереп булыр әле. Г.Гыйльманов. Әле кыш көне генә ике егетебез бар иде. Берсе, җылы яктан очып килгән шабашникларга ияреп, озын берлек артыннан чыгып китте. К.Кәримов

2) Эшне сыйфатсыз башкарып, акча, табыш өчен генә эшләүче, җиңел кәсеп яратучы кеше. Халыкның башын Кашпировскийлар әйләндергәнче үк әле, ниндидер шабашник-күзбуар безнең авыл клубларында гипноз сеансы үткәреп йөри икән. М.Вәлиев. Электән үк татарча эшләүче шабашник артистлар бар инде. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә