ШАБА’ШКА и. сөйл. 1) тар. Совет чорында рәсми рәвештә билгеле колхоз, оешма яки предприятиедә эшләмичә, берәр кәсеп белән (балта эше, төзүчелек һ.б.ш.) үз кесәсенә акча эшләү күренеше, шулай көн күрү рәвеше, акча эшләү юлы. --- аларның да ирләре колхозда «таяк»ка бил бөкми, шабашкада йөреп акча көри иде. Н.Гыйматдинова. Тәгаен колхоз эшен ташлап, берәр җиргә шабашкага таюы. В.Нуриев 2) Шул рәвешле башкарыла торган эш. Җәен – шабашкада эшләп, бөтен тирә-юнь белән танышып, кышын кибет басарга йөрергә өйрәнеп киткән икән алар. Н.Акмал. Беркөнне, шабашкасын төгәлләп, әтисе кайтты. Н.Гыйматдинова 3) Хезмәткәрнең төп эшеннән тыш, гадәттә, үзенең буш вакытында башкарыла торган өстәмә эш. Син шабашка эзләп йөрүче студент түгелмени? З.Хәким. Дөрес, мин акча табармын, ялларда шабашкада эшләргә була, мөгаен, сине ач ук итмәмдер... Р.Зарипов 4) Чит эш эшләп, гадәттә, тиз арада алынган өстәмә табыш, керем. Рәфкать, күрәсеңме, бүген синең кесәңә көтмәгән җирдән умырылып шабашка керергә тора бит. А.Хәсәнов. Заводта күпме алганны беләсең, шабашканы да тиененә кадәр апкайтып тоттырам. А.Әхмәтгалиева 5) күч. Үтә сыйфатсыз, аннан-моннан, бары тик файда алу өчен генә башкарылган эш, тудырылган әсәр. Үзе художник, тегендә-монда «шабашка» ясап, кырык җиденче ел реформасына кадәрге бәрәкәтсез акчаны көрәп ала – мең данәле «Волна» папиросын чыгарып өстәлгә салу моның өчен теш арасыннан черт итеп өч метр ераклыкка төкерү белән бер. М.Мәһдиев. Көндәлек матбугат битләрен тезмә һәм чәчмә халтура, шабашка юморы басып китте. Р.Миңнуллин |