ШАБАШ и. яһүд сөйл. 1. 1) Эш тәмамлангач, сирәгрәк – бер өлеше беткәч ясала торган ял, тәнәфес, тын алу өчен аралык. Адым саен боцман акырына, шулай да шабаш ясыйсың, ярга чыгасың. А.Таһиров. Ихсан, кич берлә шабаш бирелгәч, урынына ятты. Ак юл 2) к. шабашка. Бер урында торып эшләмәдем монда. Шабашка чыккаладым. М.Хуҗин. --- авылның тырыш ир-егетләре тормыш алып бара, йорт җиткерә, баласын укыта. Элегрәк яз-җәй айлары гына «шабаш сезоны» дип йөртелсә, хәзер исә ел дәвамында эшсез ятмаска була. Г.Сафина 2. хәб. мәгъ. 1) Бетте, тәмам. Алардагы микроблар. Сиңа сиздермичә генә эчтән кимерә-кимерә киләләр дә бервакыт кинәт кенә сине операция өстәленә салдырталар. Үкенергә дә өлгермисең – шабаш! М.Мәһдиев. Кичкырын яңа кишәрлеккә тотынмыйбыз инде, бүгенгә шабаш 2) Эш начар, яман. Ничек тә бертөрле карарга килә алмый йөди кебек иде. Болай итсәң дә шабаш, тегеләй итсәң дә шабаш килеп чыга. Х.Камалов. Болай булгач, синең эшләр шабаш 3. ы. мәгъ. Борчылу, эчне пошырган нәрсәгә ачу килү, чарасызлыктан аптырау һ.б.ш.ны белдерә; берни эшләп булмый, бетте-китте, вәссәлам. --- мин беләм: хәрәмсез түгел бу эш. Яхшылап әйткәнне аңламый икән, утыртам мин аны. Шабаш. Т.Гыйззәт. Нинди чокыр, кайдан килгән чокыр – һич белмим, аңламыйм, шабаш! Ә.Еники ◊ Шабашка калу иск. Комиссия тарафыннан хәрби хезмәткә яраксыз дип табылу. Ул әниләренә, якын карендәшләренә Садыйкның бүген каралмавын, Садыйкның иртәгә соң гына каралуын, аның шабашка калуы бик ихтималлыгы хәбәрен китерде. Г.Исхакый |