ШАБАЛА и. 1) Сука яки сабан төрәненә ябышкан туфракны кырып төшерү өчен махсус таяк; туфрак ябышмас өчен төрән алдына куела торган таяк; сука калагы. --- [Фәридә] сабанга якынрак килде, берни эндәшмичә көрәгенә тотынды һәм әкрен генә, салмак кына кыланып, төрән шабалаларын чистартырга кереште. Н.Фәттах

2) Аш бүлү чүмече // Тишекле чүмеч

3) диал. Кашык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә