ЧЫШЫ’Н-ПЫШЫН рәв. сөйл. к. чыш-пыш 2.Чит җирдә дә үзебезнең дин-иманнан аерылмаган өчен Аллаһы рәхмәте бу, – дип, кайберәүләр чышын-пышын гына сөенеч белдерергә дә ашыкты. В.Имамов. Ләкин шагыйрь үзе исән-имин әйләнеп кайтканчы, ул аның шигырьләрен чышын-пышын гына сөйли иде. М.Хуҗин

◊ Чышын-пышын килү к. чыш-пыш килү. Әллә нишләп егетләр, чышын-пышын гына килеп, тавышларын басып сөйләштеләр. В.Имамов. Бөтенесе чышын-пышын килә, тегендә-монда йөгерешә, анысын-монысын котырта, тик Рафия генә болардан бихәбәр. Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә