ЧЫ’Ш-ЧЫШ иярт. Агачны ышкылаганда, идән себергәндә һ.б.ш. вакытта барлыкка килгән тавышны белдерә. Күрше бүлмәдә асрауның чыш-чыш кына, акрын гына идән себерүе ишетелеп, Фазыл әфәнденең әллә кайвакытларын искә төшерә иде. Г.Исхакый. Юлдан ерак та түгел берәү чыш-чыш агач кисеп ята. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә