ЧЫШТЫ’Н-ПЫШТЫН рәв. к. чышын-пышын. Заһири Харисовны беренче тапкыр күрүдә: – Әкәмәт төсле кешеләр була икән дөньяда, – дип, хатынына чыштын-пыштын гына сөйләп узып киткән иде. Г.Толымбай. Инде үсеп җиткәч тә, әти-әнисенең өйләрендә дә, урамда да үзара һаман чыштын-пыштын рәхәтләнеп үз телләрендә аралашып йөрүенә карамастан, кызлары «рус милләте» дип язылган паспорт алган. Н.Гариф |