ЧЫ’Ш-ПЫШ иярт. 1. 1) Чи утын янганда, пар бөркелеп чыкканда һ.б.ш. очракларда барлыкка килгән тавышны белдерә. – Чи усак утыныдай чыш-пыш пыскып ятканчы, олуг ялкында янып бетүең мең кәррә артык, – диде туташ. Р.Батулла

2) Ишетелер-ишетелмәс сөйләшкәндә чыккан тавышны белдерә

2. рәв. мәгъ. Ишетелер-ишетелмәс, пышылдап, тавыш чыгармыйча диярлек. Гөлтуташ белән Зифа кичләрен өйалдына чыгып кына чыш-пыш елашалар. В.Имамов

3. с. мәгъ. Ишетелер-ишетелмәс, пышылдаган. Сәндерә ягыннан тыенкы көлү, чыш-пыш тавышлар ишетелде. Ф.Сафин

4 . и. мәгъ. Сер итеп колактан колакка сөйләнә торган сүз-хәбәр. Халык арасында да чыш-пыш китте. Г.Әдһәмова. Коллектив башлыча хатын-кызлардан гына торганга, гайбәт, имеш-мимеш, чыш-пыш та бик тиз тарала. И.Нәбиуллина

◊ Чыш-пыш килү Бик акрын гына, ишетелер-ишетелмәс сөйләү, сөйләшү; пышылдау. Казан урамнары чыш-пыш килгән хәбәр белән тулды. В.Имамов. Укучылар чыш-пыш килеп сөйләшә башладылар. И.Диндаров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә