ЧЫТЫ’Р-ЧЫТЫР иярт. Нәрсәләрдер сынгаланганда, кат-кат яшен яшьнәгәндә һ.б.ш. очракларда барлыкка килгән тавышны белдерә. Тәүлекнең калган өлеше кар өстендә чытыр-чытыр янган учак янында ашарга әзерләп, ботка өлгергәнне көтеп, палатка тирәсендә таптанып һәм аның эчендә кырын ятып уза. А.Хәсәнов. Әнә каршыда чытыр-чытыр чыра яна, идән уртасындагы учакта нидер пешә. Ф.Бәйрәмова |