ЧЫТЫРМАНЛЫК и. 1) Чытырманлы урын, агачлар һәм куаклар бик куе булып, ботакланып-тармакланып үскән урын. Акъял читкә тайпылып капылт сикерде дә, уңны-сулны абайламый, алга – куе чытырманлык эченә томырылды. В.Имамов. Куе чытырманлык, ауган агачлар аларның юлларына киртә булсалар да, Нурсилә дә, Баһадәр дә арымадылар, талчыкмадылар. А.Нәҗми

2) күч. Нинди дә булса катлаулы яисә авыр аңлаешлы нәрсә турында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә