ЧЫТЫРМАН и. 1. Бик куе булып тармакланып, ботакланып үскән агач-куаклар; куе куаклык; ешлык. – Нәрсәгә коелып төштең әле, куянйөрәк? – дип, үзен үзе битәрләде Таймас һәм, ярык балтасын уң кулына кысып тоткан килеш, яңадан чытырман арасына керде. А.Тимергалин. Менә, ниһаять, чытырман арасына кояш нурлары үтеп керде. Н.Фәттах

2. с. мәгъ. Ботаклы-ботаклы, бик нык ботакланып-тармакланып үскән. Юл кырында ниндидер ташландык абзар кебек өй күреп, Нерон атыннан сыдырылып төшә һәм, чытырман куакларны ера-ера, шул өй-абзарга таба мүкәли. М.Хәбибуллин

Чытырмандай ябышу к. чытырман кебек ябышу. Ләкин чытырмандай ябышкан таш кына түзмәде, ишелеп төште. М.Әмирхан. Чытырман (кебек) ябышу Бик нык тотыну, ябышу, бәйләнү. Чытырман кул Эләктерсә җибәрми торган көчле, нык кул. Ире артыннан күзәтеп торган Шәмсегаян, яратмыйча, башын чайкады: – Ертып ук чыгардың... Кулың каты шул синең, чытырман кул, тотсаң – өзәсең... А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә