ЧЫТЫРДА’У ф. Берәр агач нәрсә сынганда, утка су тамганда һ.б.ш. очракларда коры шартлаулы тавыш барлыкка китерү . Нәрсәләрдер дөбердәп ауды, чытырдап сынды. Г.Әпсәләмов. Чытырдап шартлап сынган ботак тавышына башын борырга өлгергән Хәлим каяндыр очып килгән һәм бөтен йөзе белән кереп баткан балта тырпаеп торган кабан гәүдәсенең җирдә бәргәләнеп-тәгәрәп йөрүен генә күреп калды. Г.Гыйльманов

Чытырдап алу Бер тапкыр чытырдау. Манканың вак ташлы бөртекләре эләккән иде, чәйнәгәндә, ул бөртекләр тешкә эләгеп чытырдап ала иде. Г.Исхакый. Тыштагы салкын буранда өй түбәләре чытырдап ала. М.Мәһдиев

Чытырдап китү Кинәт чытырдау. Йөзләрен күрүгә, бөтен әгъзаларым эсселе-суыклы булып, бөтенләй чытырдап китә. Г.Камал. Гимнастёркам чытырдап китте, мөгаен, ертылды. И.Салахов

Чытырдап кую Кинәт кенә чытырдау; бер тапкыр чытырдау. Яныбызда кинәт кенә нәрсәдер чытырдап куйды, һәм күккә яктырткыч ракета очты. Казан утлары

Чытырдап тору Даими чытырдау; хәзерге вакытта чытырдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә