ЧЫТЫР I и. 1. 1) Коры чыбык-чабык, корыган вак ботаклар. Лапаска тышкы яктан терәп чытыр өеп куелган, шунда ук бүкән өстендә балта ялтырап ята. Т.Нурмөхәммәтов. Әхмәтсафаның сүзләре, тәгәрмәчкә уралган чытыр кебек, Җамалның саруын кайнатып кына баралар иде. Ф.Сафин 2) Тармакланып үскән куе ботаклар, вак-вак ботаклы агач-куаклар. Аның тирәсендә бик күп чытырлар үскән чакта, аның тирәсен бик тирән упкыннар чолгаган чакта, аның астында коточкыч ярлар, чокырлар казылганда барган юлымыз. Г.Исхакый 2. с. мәгъ. Шундый вак ботаклардан ясалган, үрелгән. Күчәренә күптән дегет тимәгән чытыр арба тавышлары чыгарып, шыгырдый-шыгырдый лифт менде, ишеге ачылды. Р.Кәрами |