ЧЫТЫЛУ ф. сөйл. к. чытыклану. Менә хәзер уйлыйм да исем китә: беләсең бит, Фәхри дигәннең тик исемен ишетсәм, йөзем чытыла, тәнем чымырдый, кашларым җыерыла башлый иде. Г.Ибраһимов. Ләкин балта осталарының йөзе һаман чытыла, күзләре борчулы гамь пәрдәсе белән томалана бара. Г.Гыйльманов Чытыла бару Торган саен ныграк чытылу. Кыз аның йөзе чытыла баруын күрде. М.Хуҗин. Тик аның йөзе бизгәктән әрем суы капкандай чытыла бара. Т.Нурмөхәммәтов Чытыла төшү Бераз чытылу; тагын да ныграк чытылу. СС офицерларының йөзләре тагын да чытыла төште. Г.Әпсәләмов. Минем әрнеп диярлек биргән сорауга дустымның йөзе тагы да чытыла төште. Р.Кәрами Чытылып йөрү Берара чытылу. Нәрсәгәдер йөзе чытылып йөри әле: әллә шелтә биргәннәр. Х.Камалов. Андый чакта эшеннән бүлдерсәң – кәефе кырыла, теше сызлаган кебек, көн буе чытылып йөри инде ул. Л.Ихсанова Чытылып китү Кинәт чытылу. Ришатның йөзе чытылып китте, кечкенә генә борыны бөтенләй җыерчыклар белән капланды. А.Расих. Болай да кансыз ак бите чытылып китте: күрәсең, минем керү ошамады – эшен бүлдем. И.Салахов Чытылып кую Кинәт кенә чытылу. Таштай каткан йөзе, эчтән нәрсәдер чеметтереп алгандагы кебек, чытылып куйды. Казан утлары |