ЧЫТЫКЛАНУ ф. Табигый төсен-кыяфәтен югалту, сытылу, бозылу (йөз тур.). Окопларга, снаряд ящиклары чокырына, брустверга күз төшергәч, аның йөзе тагын да чытыкланды. Х.Камалов. Кояшыңның йөзе чытыкланды. М.Шиһапов Чытыклана бару Торган саен ныграк чытыклану. Нисаның чырае чытыкланганнан-чытыклана бара иде. А.Гыйләҗев Чытыклана башлау Чытыклану билгеләре күренү Чытыклана төшү Бераз чытыклану Чытыкланып китү Көтмәгәндә чытыклану Чытыкланып кую Кинәт кенә чытыклану Чытыкланып тору Хәзерге вакытта чытыклану; вакытлыча чытыклану |