ЧЫТЫК с. 1) сөйл. Табигый булмаган төс-кыяфәт чыккан, бозылган (йөз тур .). Әсирләрнең сакал-мыек баскан ябык йөзләре чытык, күз карашлары сүнгән, рухлары төшкән. Г.Әпсәләмов. Атасы кебек үк чытык йөзле Котан ярга сикерде. Н.Фәттах 2) күч. Явым-төшемле, сүрән, бозык (һава тур.). Язгы гөлләр белән Мин дә туңам. Чытык көн шикелле Күңлем тула. Г.Морат. Үзем күреп тордым: сүрән, чытык көннәрдән соң юкә яфраклары, каен ботаклары, өянкеләр, көчле имәннәр, бугазларын киереп, йотыга-йотыга эчтеләр кояшның кайнар нурларын. Р.Харис ◊ Чытык йөзле Болытлы, явым-төшемле. Күк ачулы. Чытык йөзле. Г.Ибраһимов. Тик менә кар катыш яңгыр явып торган чытык йөзле көзге көннәрнең берсендә үзен судка чакырып кәгазь килгәч кенә, Гәрәевнең кәефе чын-чынлап бозылды. С.Рафиков. Чытык чырайлы к. чытык йөзле. Чытык чырайлы болытлар Каплаган көзнең күген. Р.Корбан |