ЧЫТЛЫКЛАНУ ф. 1) Кылану, сырлану; үз-үзен тотуда табигыйлык булмау. Гөлзада исә туктаусыз чытлыкланды, аны төрлечә шаяртты, үртәде, чеметте, муенына көнбагыш, борчак, чуерташ салды, пычрак булса – сазга этеп кертте, кыш көне кар белән коендырды, үзе чырык-чырык көлде дә көлде. Ф.Садриев 2) Әтәчләнү, батыраю, әрсезләнү. – Черкидәме? – ди малайларның берсе, чытлыкланып. М.Галиев Чытлыклана башлау Чытлыкланырга тотыну. Рухия, Равил күреп торган чакларда, бүтән малайлар янында юри чытлыклана башлады. В.Нуруллин Чытлыкланып алу Аз гына чытлыклану |