ЧЫТЛЫК I с. 1) Үз-үзен тотуы, кыланышы белән ирләргә охшарга тырыша торган (малайлар тур.). Тиктормас, чытлык малайлар, йөз мәртәбә кисәтәсең – юк, онытылалар да немец снайперына азык булалар. Х.Камалов. Чытлык үсмерне укучылар ярата, укытучылар сөйми. Р.Батулла 2) Кыланучан, сырланучан, кыланчык (кызлар тур.) Сүгенә белмә, тәмәке тартма, тавышың – чытлык кызларныкы... М.Мәһдиев. Ул чытлык кызлар һәрвакыт аңа үзләре ятьмә коралар, очраклы, көтелмәгән әллә нинди очрашулар оештыралар. З.Хөснияр |