ЧЫТАЮ ф. 1) диал. Үпкәләп, ризасызлык белдереп чырай сыту, турсаю. Аның йөзе чытайды 2) Чымырдау, шундый тойгы сизү. Минем әле йокым туеп җитмәгән, күзләрем ачыта, чирәмнең салкын чыгында аякларым чытая. Г.Бәширов Чытаеп китү Кинәттән чытаю Чытаеп кую Кинәт, кисәк кенә чытаю. Әмма Таһир бераз чытаеп куйды әле ---. А. Хәсәнов. Хатын кинәт чытаеп калтыранып куйды. Д.Вәлиев |