ЧЫРЫЛДА’У ф. 1) Кайбер кошлар, бөҗәкләр нечкә тавыш белән кычкыру. Кипкән печән исенә алма исе килеп кушыла да баш әйләнеп китә, ә җылы кичтә бакча тутырып чикерткәләр чырылдый. М.Мәһдиев. Өстә генә тургайлар чырылдый... А.Гыйләҗев. Озын колгадагы ояда сыерчык балалары, көнләп-сәгатьләп, күзгә күренеп үсәләр, чырылдый-чырылдый очарга талпыналар. Н.Каштанов

2) Ачы нечкә тавыш белән кычкыру. Бала-чага елаша, хатын-кыз чырылдый. А.Гыйләҗев

3) Металл детальләр, ышкылып, кискен тавыш барлыкка китерү. Шул мәлне кинәт телефон чырылдый башлады. С.Зыялы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә