ЧЫРЫ’К-ЧЫРЫК иярт. 1) Кошларның сайравын яки чыркылдаган тавышларын белдерә 2) Артык кычкырмыйча, тыйнак кына, җиңелчә көлүне белдерә. Гөлзада исә туктаусыз чытлыкланды, аны төрлечә шаяртты, үртәде, чеметте, муенына көнбагыш, борчак, чуерташ салды, пычрак булса – сазга этеп кертте, кыш көне кар белән коендырды, үзе чырык-чырык көлде дә көлде. Ф.Садриев . Кызчык, аларның кулына асылынып, чырык-чырык көлде... Г.Әдһәмова |