ЧЫ’Р-ЧЫР иярт. 1) Кайбер кошлар чыркылдаган, кычкырган тавышны белдерә. Ишетәсеңме, болары ничек итеп чыр-чыр килеп җылыйлар?! А.Гыйләҗев 2) Җанлы-җансыз нәрсәләр чыгарган коры сызгыручан тавышны белдерә. Атлаган саен чыр-чыр итеп таяклары «сыкравыннан» һәм чаңгылары чыжылдавыннан башка дөньяда һичнинди тавыш та юк иде. В.Нуруллин 3) Ачы яки югары нечкә тавыш белән сөйләшү, кычкырышу тавышларын белдерә. У л арада эчке бүлмәдән чыр-чыр иткән бер яшь хатын тавышы килде. Г.Ибраһимов. Чиртмәс борын чыр-чыр киләсең, нәрсә, син ир түгелме әллә? Г.Гыйльманов |