ЧЫР-ЧУ’ КИЛҮ ф. 1) Югары яңгыравыклы тавыш белән сөйләшү, кычкыру. Бераздан болар, чыр-чу килеп, ике егетне өстерәп тә кертте. В.Имамов . Бигрәк тә яшь кыз-хатыннар чыр-чу килделәр, шатлыклары эчләренә сыймады. З.Кадыйрова 2) Кошлар чырылдау, чыркылдашу. Рушания да аның янына скамейкага килеп утырды, ул да чыр-чу килгән тургайларга карады. З.Кадыйрова |