ЧЫР-ЧУ и. 1) Югары тавыш белән көлешү, сөйләшү, кычкырышу тавышлары. Кинәт якында гына исерек җыр ишетелде, аннары чыр-чу купты, һәм, бөтен су өсләрен яңгыратып, кемдер ачы тавыш белән кычкыра башлады ---. Г.Әпсәләмов. Урамда чыр-чу, чыңгылдап, трамвайлар үтеп китә. А.Гыйләҗев

2) Кайбер кошларның чыркылдашу тавышы. Әллә инде безнең якларга да Ияләште чыпчык карагы – Чыр-чу сирәк хәзер... Г.Морат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә