ЧЫРТЛА’У ф. Коры шытырдау, чатнау кебек кыска тавышлар барлыкка китерү; чырт-чырт итү. Җәй буе кибеп, тимәс борын чыртлап сынып торган каен ботакларыннан корылган куыш соңгы мәртәбә авыр итеп сулыш алды да әлеге ачыргалану авазы өстенә җимерелеп төште. Г.Гыйльманов. Керде, чыкты хуҗабикә, савыт-саба шалтыратты, мичкә якты, чыртлап, утын янганы ишетелде. К.Кара Чыртлый башлау Чыртларга тотыну Чыртлап тору Даими чыртлау; хәзерге вакытта чыртлау |