ЧЫРКЫЛДЫК с. сөйл. 1. 1) Чырык-чырык сайрый, шундый тавышлар чыгара торган. Менә без – унбер кыз һәм, чыркылдык чәүкәләр арасында калган бердәнбер карга сыман, мин – барыбыз беравыздан уенның такмагын көйләргә тотындык. Г.Бәширов 2) Югары яки яңгыравыклы тавыш белән сөйләшә, көлә торган. Күл өстенә аның чыркылдык тавышы таралды. Н.Гыйматдинова 2. и. мәгъ. кимс. Югары яңгыравык тавыш белән сөйләүче кеше. Аннан мин, чыркылдык булсам да, тегендә-монда йөрмәдем бит, Рәфикъ, өйдә генә чыркылдап ятадыр ием. Р.Юныс |