ЧЫРКЫЛДА’У ф. 1) Үзенә бертөрле тавыш белән кычкыру, сайрау, чырык-чырык килү (кайбер кошлар тур.) 2) сөйл. Бик югары яки яңгыравыклы тавыш белән сөйләү, көлү, кычкыру; чырылдау. Ишек ачылды, эчтән көлгән, чыркылдаган тавышлар килде. А.Гыйләҗев. Кызлар, колакларын томалап, чыркылдап, читкә сибелделәр. А.Әхмәтгалиева Чыркылдап алу Бераз чыркылдау. Кызлар, бер-берсенә борылгалап, чыркылдап алдылар, егетләр җанланып көлеп җибәрде ---. Г.Бәширов Чыркылдап тору Даими, гел чыркылдау; хәзерге вакытта чыркылдау. Чыркылдап торган балаларга, яшьләргә карыйм. Ш.Галиев Чыркылдый башлау Чыркылдарга тотыну. «Чыпчык» тагын да күңеллерәк чыркылдый башлады. Н.Гыйматдинова |