ЧЫРКЫЛДАТУ ф. сөйл. 1) йөкл. юн. к. чыркылдау. Тилгәннәр дә тавык чебешләрен, каз бәпкәләрен чыркылдатып алып китәләр бит... А.Хәлим 2) Каты итеп, кинәт егу, җиргә китереп салу, бәрү. [Нәсимә:] Тәти абый, җаным, шул Әзмәвер пәрине, сыны катырлык итеп, бер чыркылдатсаң, ә? И.Гази Чыркылдата башлау Чыркылдатырга тотыну Чыркылдатып йөрү Билгеле вакыт дәвамында чыркылдату. Егет чак бит, кызларны кочаклаган булып чыркылдатып йөрү – үзе кызык. И.Юзеев Чыркылдатып тору Гел, даими чыркылдату; хәзерге вакытта чыркылдату |