ЧЫРК иярт. Берәр агач яки агачтан эшләнгән әйбер сынганда, берәр авыр нәрсә җиргә төшеп ватылганда яки аны берәр нәрсәгә китереп бәргәндә һ.б.ш. очракларда барлыкка килгән тавышны белдерә. Биш кадаклы салмак гер, чырк итеп, ялтыр түбәгә кунып алды. М.Галәү . Караңгы булса да, үз күзем белән күрдем: кирпеч чырк итеп урталай ярылды. Д.Гыйсметдин |