ЧЫРАЛЫК с. 1. Чыра өчен яраклы булган, чыра өчен билгеләнгән. Патый пычак, чыралык агач һәм чыраларны кочагына җыеп мичкә ташлады, кулларын корсагы турысына кушырып, күлмәгенең бала итәге астына яшерде ---. М.Галәү

2. и. мәгъ. Чыра өчен билгеләнгән утын, чыра өчен яраклы ярка. [Шәмгун:] Утын урлап йөримме? Чыралык өчен киптерергә алып кайтканымны күргәннәрдер. Т.Гыйззәт. Көндез чыра яндырып эзләсәң дә, чыралык та юк. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә