ЧЫРАЙ и. монг. Кешедәге эчке хәлнең чагылышы буларак йөз, төс, бит; кешедәге физик яки рухи хәлнең йөздә, төс-биттә чагылышы. Ләкин Асылов без белгәннәрне бик азсынып, сытык чырай белән баш чайкап утырды. А.Гыйләҗев. Рәдифнең әнисе Мәсрүрә апа безне якты чырай, ачык йөз белән каршылады. В.Нуруллин ◊ Чырае качкан Кинәт курку, авырту һ.б.ш. хәлләрдән бик нык агарынган, үзенең табигый төсен югалткан. Чырае киткән к. чырае качкан. Чырае көл кебек к. чырае качкан. Башы ак белән бәйләнгән иде аның, кояш яхшы ук кыздыруга карамастан, чырае көл кебек, йөзендә әз генә дә кан әсәре сизелми. Г.Гобәй. Чыраена чыгу Рухи яки физик халәте йөзендә чагылу. Шулай да Фатихның чыраена чыккан мәнсезлеккә үзенең ризасызлыгын белгертми кала алмады. Ф.Яруллин. Хәсибә апаның куркуы чыраена чыккан иде. З.Кадыйрова. Чырай сыту Канәгатьсезлек, ризасызлык белдереп, йөзнең табигый кыяфәтен үзгәртү. Фатыйманың чырай сытуы әлеге кешене гарьләндерде. Г.Минский. Ул, җәрәхәтенә тоз сипкәндәге кебек, чыраен сытты, күңелсезләнде. А.Әхмәт |