ЧЫРАГ и. фар. 1) иск. к. чыра. Муса әмирнең баш очында ике чыраг тонык кына яктылык сирпеп янып тора. Р.Батулла // Гомумән, яктылык чыганагы. Кыз – башка йортның чырагы. Әйтем

2) Гыйлем, мәгърифәт һ.б.ш. чыганагы; шуларның символы. Журналның кәгазе – сезнең өчен көзге, Алдыгызда яктыртылган чыраг ул. Г.Тукай

3) күч. Үрнәк алырлык зат, маяк, идеал

4) күч. Өмет һ.б.ш. чыганагы, рухи таяныч. Атам үлде – аркам сынды, анам үлде – чырагым сүнде. Әйтем. Кала бер юл: татарларның Мәккәсе, күңеленең тирән бер почмагында яшерен генә пыскыган чыраг булган Казанга сәфәр кылу. К.Тинчурин // Сөйгән, якын кешегә эшдәшү һәм аны атау сүзе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә