ЧЫРА и. 1) Ут кабызып җибәрү, элек өй эчен яктырту өчен, киптерелгән агач пүләненнән җепселләре буйлап бик юка итеп телеп алынган кисәк, бик юка агач телеме. Газинур, менә шул бүреләрдән саклану чарасы итеп, букчасында өч ел рәттән бер бәйләм коры чыра йөртте. А.Хәсәнов. Кабызган чыра бик тиз сүнеп бетә, аннары, Сәүбәнгә эчкәрәк керүнең кирәге дә юк иде. Г.Гыйльманов

2) Гомумән юка кыска агач телеме, таяк кисәге

Чырага калу Бик нык ябыгу. Толымбикә коры чырага калган иде, йөз-бите уңган киндер төсендә. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә