ЧЫПЫЛДАТУ ф. сөйл. к. чапылдату. Үзе, уйга калып, ана сөте кипмәгән иреннәрен чыпылдата. Я.Шәфыйков. Вәлкәй, берзаман, авызларын чыпылдата-чыпылдата, Шәмсияне үзенә яшь хатынлыкка димли башлады, өрмәгән җиргә дә утыртмаска вәгъдәләр яудыра, балда-майда гына йөздерермен, дип ант эчә иде. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә