ЧЫПЧЫК и. зоол. Чыпчыккошлар семьялыгыннан көрән-соры төстәге кечкенә кош. Агач ботакларында, койма өсләрендә, начар хатыннар шикелле, ярты гомерен үзара әрепләшеп, ызгышып уздыручы чыпчык халкы чыркылдый. Г.Бәширов. Бер көтү чыпчык, сарытүш, карабүрек, соры песнәкләр шуннан җим чүпләп кинәнәләр. А.Хәсәнов

◊ Чыпчык борыны чаклы (хәтле) Бик аз; бөтенләй юк. Заполярьеның җәе чыпчык борыны хәтле генә. Г.Әпсәләмов. Ә эше чыпчык борыны чаклы гына. Ш.Галиев. Чыпчык җиле Көчсез, әкрен җил турында. Үзәннәрдә искән чыпчык җиле түгел инде ул – тауда сызгырган бөркет җиле, егетләр җиле! А.Гыйләҗев. Чыпчык тезеннән 1) Бик сай (елга, күл тур.). Инеш дигәч тә, кай җирләрдә ул чыпчык тезеннән генә. А.Хәсәнов. Бергәләп каз көткән инеш буйлары да үзгәрде: суы чыпчык тезеннән генә калды. А.Әхмәтгалиева; 2) Бик аз, бик кечкенә. Тик ни файда, көчең филдәй булып, Эшең булса чыпчык тезеннән. М.Җәлил. Чыпчык чүпләп бетермәс Бик күп. У л чын-чынлап хуҗа, аның вазифаларын чыпчык чүпләп бетермәс: иртән иң беренче уянып, дөньяга тавыш бирә. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә