ЧЫПТА и. фар. 1. Мунчала, салам, нечкә чыбык һ.б.ш.дан сугылган тупас тукыма. Аннан калган җиргә элек камыш чыпта, аның өстенә кара тузган киез түшәделәр. Г.Ибраһимов. Сабирҗан мәзин ярлы йортларга яңадан чыпта сугарга мунчала өләшә башлады. М.Галәү 2. с. мәгъ. Шундый тукымадан ясалган, шуннан тегелгән. Буяулы ишкәктән чыпта җилкән артык. Әйтем. Идәндә, аяк астында юкә төргәге, үрелгән чыпта тасмалар аунап ята. Н.Фәттах |