ЧЫҢЛА’У ф. 1) Металл металлга бәрелгәндә һ.б.ш. очракларда үзенә бертөрле тавыш барлыкка китерү; металл тавышы чыгару. Бер-бер артлы ике пуля ефрейторның каскасына тиеп чыңлады. Г.Әпсәләмов

2) Кыңгырау яки юка металлдан эшләнгән эче куыш берәр әсбап, музыка коралы һ.б.ш. мелодик тавыш, чың барлыкка китерү. Әлферитнең хыялларын челпәрәмә китереп, ишектә кыңгырау чыңлады. А.Гыймадиев

3) Берәр прибор, җайланма мелодик сигнал бирү. Телефон чыңлау

4) Ягымлы тавыш чыгару, әһәңле, матур яңгырау

5) күч. Яңгыраган, ишетелгән кебек булу, күзаллану. Синең белән бергә Көлгән төсле, Гармуның да ярсып чыңлады... Л.Хәмидуллин

6) күч. Кагыйдә буларак, «колак», «чигә» сүзләреннән соң килеп, колакта, чигәдә берәр авыртулы тавыш тоюны белдерә. Аның колакларында әле күптән түгел генә укылган хатның сүзләре чыңлады. Г.Әпсәләмов

Чыңлап алу Кыска гына вакыт чыңлау. Сандугач тавышлы телефон чыңлап алды. А.Вергазов. Күңелләрдә бер кыл чыңлап ала. Г.Гыйльманов

Чыңлап китү Кинәт кенә чыңлау. Шул сүзне ул тавышын зурайтыбрак әйттеме --- шул җөмләләр чыңлап китте. Г.Исхакый

Чыңлап кую Бер тапкыр, кинәт кенә чыңлау. Бүлмә эчендә тонык һәм ятим булып кыңгырау чыңлап куйды. А.Вергазов. Елга аръягында кыңгыраулар чыңлап куйды. А.Хәлим

Чыңлап тору Даими чыңлау; хәзерге вакытта чыңлау. Тәрәзә пыялалары берөзлексез чыңлап тора. Г.Әпсәләмов. Кичләрен рестораннарда оркестр чыңлап тора. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә