ЧЫҢГЫРА’У ф. 1) Металл металлга яки башка берәр нәрсә бәрелгәндә, чылбыр селкенгәндә һ.б.ш. очракларда үзенә бертөрле тавыш барлыкка килү. Чыңгырады көмеш шпорым: – Лачыннарга тиң бул син, кашкам, Канатланып очыйк штабка! «Ашкын, ашкын, җирән аткаем!» – Дип озатып калды ак каен. Ф.Кәрим. Тагын буферлар чыңгырады. М.Мәһдиев 2) Чыңлау, матур яңгырау |