ЧЫҢ иярт. 1. Кыңгырау, чаң һ.б.ш. металл әйберләргә сукканда, алар бер-берсенә бәрелгәндә чыккан тавышны белдерә

2. и. мәгъ. Металл әйберләр бер-берсенә бәрелгәндә барлыкка килгән тавыш. Соңгысын суккач та, әле колак төбендә металл чыңы зеңләп торды, һәм инде тутыктан арынган бу нәзек чың дулкыннары, ике йөз яшьлек җиз сәгатьнең үзе кебек, саргылт төтен булып, талгын гына каядыр ерак-еракларга – үткән мизгелләргә, әллә соң киләчәккә табамы – сузылып, нечкәрә, җуела бара иде. А.Тимергалин. Сабакларының бер-беренә орынып чылтырашып куюы Сабантуй көннәрендәге кыңгыраулар чыңы булып ишетелә. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә