ЧЫНЫКТЫРУ ф. йөкл. юн. к. чыныгу. 1) Сандалга салып чүкеч белән чыныктырган ныклык белән яңгырыйлар бит. А.Хәсәнов

2) Аерым культураларны, аларның орлыгын экстремаль шартларда тотып, төрле һава шартларына чыдам итеп әзерләү. Әйтерсең табигать үсемлекләрнең тамырларына ут өрә, яктылык бөрки, аларны чыныктыра... Ф.Садриев

3) Дөрес физик тәрбия бирү юлы белән физик яктан нык, чыдамлы кешегә әйләндерү. Армия үз файдасын эшли: кешеләрне танырга өйрәтә, физик чыныктыра, чын дуслар белән очраштыра. Р.Рахман

4) Авырлыкларны җиңәргә, кичерергә өйрәтү, тәҗрибә бирү. Бу һөнәр аларны чыныктыра, дөньяны танырга өйрәтә, миһербанлы итә. А.Хәсәнов

Чыныктыра бару Акрынлык белән, аз-азлап чыныктыру. Бассейнда көн саен үткәргән күнекмәләр, урмандагы кросслар очучы организмын ныгыта, чыныктыра баралар. Җ.Мостафин

Чыныктыра башлау Чыныктырырга тотыну. Ул үзен салкынга, эссегә чыныктыра башлый. Р.Батулла. Аның бертуган абыйсын әти-әнисе бер айлык чагында ук шул рәвешле чыныктыра башлады. Кызыл таң

Чыныктыра килү Күптәннән бирле чыныктыру. Яшь каләм иясе үзен киләчәк өчен әнә шулай чыныктыра килгән. Н.Гамбәр

Чыныктыра тору Берәр эш-хәлгә кадәр чыныктыру. Сәбәпләрен алдан ук белеп торганда, бер-береңне югалтуның котылгысызлыгы хәвефкә әверелми, ә бары тик хисләрне чыныктыра тора. К.Кәримов

Чыныктыра төшү Бераз чыныктыру; ныграк чыныктыру

Чыныктырып алу Бераз чыныктыру. Яшь кадрларны авылларга җибәреп, сыйнфый көрәш шартларында чыныктырып алу турындагы фикер яңа булмаса да, бөтен кискенлеге белән ВКП(б)ның унбишенче съездында көн тәртибенә килеп басканын яхшы белә ул. Ф.Сафин

Чыныктырып бетерү Тәмам, бик нык чыныктыру

Чыныктырып җиткерү Тиешенчә чыныктыру

Чыныктырып кую Алдан яки тиз арада чыныктыру

Чыныктырып тору Даими яки әледән-әле чыныктыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә