ЧЫНЫГУ ф. 1) Бик югары температурада кыздырганнан соң, суынып, тагын да катырак, сыгылмалырак һәм ныгракка әйләнү (кайбер металлар һәм металл әйберләр турында) . [Кеше:] Без төзедек, кордык ут белән, ураклар да утта чыныкты. К.Сибгатуллин

2) Төрле авыр климат шартларын кичереп, яшәүчәнлеген югалтмау, ныгу. Ул инде чыныккан куак, суыкка да бирешерлек түгел. Д.Аппакова

3) күч. Физик тәрбия белән нык, таза, авыруларга бирешмәүчән кешегә әйләнү. [Айдар карт:] Отличниклар, сәяхәткә барыгыз, барыгыз. Юлыгызга ак җәймә. Тазарып, чыныгып кайтыгыз. Д.Аппакова

4) күч. Чыдамлыга, түземлегә әйләнү (аерым әгъзалар тур.). Кара мыеклы, кысык күзле, битләре суыкка чыныккан кып-кызыл йөзле ямщик агайлар берсеннән-берсе хәйләкәр. А.Хәсәнов

5) күч. Авыр шартларны кичерә алып, кыенлыкларга чыдарлык хәлгә килү. Чыныкты яшь йөрәгем нык булып каты чуерташтан. М.Җәлил. Күп булса ун-унике көнгә сузылырга тиешле әлеге сәфәрдән Казанга Шәүкәт, сынаулар аша чыныккан үзенең сугышчан группасы белән, нәкъ ике атна тулган кичтә кайтып төште. А.Хәсәнов

Чыныга бару Торган саен ныграк чыныгу. Кулларым чыныга барды. Н.Хәсәнов. Үсә бардың һәм чыныга бардың. Ф.Дәүләтгәрәева

Чыныгып бару к. чыныга бару. Гомумән алганда, үсү һәм камилләшү юнәлешендә чыныгып бара торган әдәби телебезнең чарланасы, яхшыртыласы яклары юк түгел әле. Ф.Хөсни

Чыныгып бетү Тәмам чыныгу. Шуның өчен мәктәп тирәсенә яңгы мөгаллимнәр җыю түгел, искеләрне – мәктәп исе белән чыныгып беткән мөгаллимнәрне тотып тору да фәүкыльгадә авырдыр. Г.Исхакый. Чыныгып бетмәгән гәүдәсенә көч кенә килмәсә ярар иде... А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә