ЧЫННАН рәв. 1. к. чынлап 1. Шуңа күрә мине бу мәсьәлә бик кызыксындыра: Москва округы запасныйларының барысы да чакырылганда, чыннан дамы миңа повестка булмады?.. М.Җәлил. Чыннан ни әйтергә дә белмичә, теленә килгән бер сүзне тәкрарлады ---. А.Хәлим. Ул чыннан да ямьләнеп, күпереп, купшыланып киткән. Ф.Яхин

2. хәб. мәгъ. к. чынлап 2 . Чыннан, мин алдамыйм

◊ Чыннан да к. чынлап та



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә