ЧЫНЛЫК и. 1) Реальлек; реаль тормыш. Татар әдәбиятында да бу темага язылган әсәрләр булды, ләкин аларда, минемчә, чынлык җитми иде. М.Хуҗин. Төш – хыялланган чынлык үзе. Р.Фәйзуллин 2) Чынбарлыкка туры килү; дөреслек, дөрес булу. Чынлык булган җирдә ялган да бар. Г.Морат. Ярты-йорты дөреслек, шәләй-вәләй чынлык белән генә котылып булмаячагын да аңлады Хәлим. Г.Гыйльманов 3) сөйл. к. чынбарлык ( 1 мәгъ.). Җан өшеткеч куркыныч чынлык хатынны кинәт үзенә суыра башлады. Г.Әдһәмова 4) Табигыйлык, ясалма булмау. Сафлык, чынлык юкса күңелендә. Р.Мостафин |