ЧЫНЛАП рәв. сөйл. 1. 1) Шаярмыйча, җитди рәвештә, һич шаяртусыз. Абзыйның соңгы соравы аны чынлап ук ачуландырды. М.Әмир 2) к. чыннан. Чынлап елагач, сукыр күздән дә яшь чыга. Әйтем. Чынлап уйласаң – үксез бала ич ул! А. Гыйләҗев 2. хәб. функ. Раслауны белдерә: әйе, шулай, дөрес. Чынлап, хәзер үк барабыз // Сорауда шикләнүне белдерә. [Таһирҗан:] Габдерахман ага, сез бездән көләсезме, әллә чынлапмы? А.Гадел. – Чынлапмы? – диде Мәннан, ышанмыйча. Аманулла ◊ Чынлап та Әйтелә торган фикернең дөреслегенә басым ясау өчен кулланыла. Чынлап торып к. чынлап. Талхәветдин инде хәзер, аяклары белән тыпырчынып, чынлап торып елый башлады. А.Хәлим. Чынлап торып көнләшә иде аның абыйсыннан Заир. А.Нәҗми |