ЧЫНБАРЛЫК и. 1) Берәр нәрсәнең реаль яшәве, булуы; реаль, чын булган нәрсә. Төш күреп ятсам да, моның чынбарлык булмавын чамалый башладым кебек. З.Мәхмүди

2) Кешеләрнең объектив яшәү шартлары, кешеләрне чолгап алган тирәлек, реаль тормыш. Ләкин теләк белән чынбарлык – икесе ике нәрсә шул. В.Нуруллин. Бөтен чынбарлык, әйләнә-тирә мохит хәтер белән бүләкләнгән. А.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә