ЧЫНАЯК и. 1. 1) Чәй һәм кайбер башка эчемлекләр эчү өчен фарфор, фаянс һ.б.ш.дан ясалган, зур булмаган тәлинкә һәм тоткалы касәдән гыйбарәт парлы әсбап. Чәй чынаягы өч булыр, өчтән ары хуҗага көч булыр. Мәкаль

2) Шундый әсбапның тоткалы тирән касәсе, чокыры. Өстәлдә ярты савыт аракы, бер чәй чынаягы утыра иде. Ш.Камал

3) Стеналарның, мичләрнең өслеген каплау өчен ялтыравык керамикадан гыйбарәт плитка

2. с. мәгъ. 1) Керамикадан ясалган, керамикадан гыйбарәт. Чынаяк мичләр авылда еш очрыймы? Гали Рәхим

2) Фарфор, фаянс яки керамикадан гыйбарәт. Зәңгәрсу чынаяк кирпеч белән тышланган, җылы төннекләре җиздән, мич капкачларын сырлап-сырлап чуеннан койган... А.Тимергалин

◊ Чынаяк белән асты кебек Һич юктан да сүзгә килешә, ачуланыша башлый торган кешеләр турында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә