ЧЫН с. кыт. 1. 1) Чынбарлыктагыча булган, чынбарлыкка туры килгән, реаль. Абыстайлар, буласы бүләкләр бар да чын, күз алдау түгел. А.Гадел. Минем туган Ватанымда... туган йортым ихатасында чын атым да, этем дә, чын песием дә бар... А.Хәлим 2) сөйл. Дөрес, хакыйкатькә туры килгән, хак. Чын сүз 3) Ясалма булмаган, табигый. Чын кытай ефәге! А.Гыйләҗев. Ну, чегәннәре безнекеләрдән мең тапкыр хәйләкәррәк икән! Үзебездә өч тиенгә сата торган ясалма күн курткаларын чын күн бәясеннән сатып алып кайттым. Р.Шәрипова 4) Нәкъ үзе булган; тиешле таләпләргә җавап бирә торган. Без чын дуслар идек. А.Мансуров. Мотор ипподромнарда тәрбияләп үстергән метис түгел, туган як болыннары тудырган, шунда үскән чын юртак иде. А.Хәсәнов 5) Иң яхшы үрнәк, идеал булып торган. Чын шигырьләргә бер чакта да пычрак кунмый, гайбәтче теле дә кисә алмый аларны!.. А.Гыйләҗев. Чын галим – биологмы, физикмы яки математикмы ул – әйләнә-тирә дөньяның чиксезлегенә, дөньядагы тәртипнең искиткеч оешканлыгына, максатчанлыгына, анда мәгънәсез бер генә нәрсәнең дә булмавына торган саен ныграк ышана. А.Тимергалин 2 . и. мәгъ. 1) Чынбарлык, реальлек. Безнең таулар – җырда зәңгәр, Кырым таулары чында зәңгәр. Ш.Галиев. Ике ак күбәләк кебек чәченә үреп куйган ак бантиклар, адым саен кузгалып торып, читтән карасаң, чында да ике дәү күбәләк сыман, кызның башына кунганнар да, нигәдер очып китәлми талпынып-талпынып алалар да кире куналар шикелле күренә. В.Ильясов 2) Хакыйкать, хак, дөреслек. Юл күрсәтә чынга, дөрескә? К.Булатова. Ә хәзер шуның әйткәннәре бары чынга килеп тора. М.Яһудин. Һәм сез өйрәткән тәгълиматны гына чынга исәплим. М.Кәбиров 3. рәв. мәгъ. 1) Чынбарлыкта, реаль тормышта. Чын булган хәл 2) Чынлап, шаяртмыйча яки алдамыйча. Чын әйтәмен, аппагым, Күз алдымнан бер дә китми Кыңгыр салган калфагың. Җыр 4. хәб. функ. Хак, әйе, чынлап та шулай. Агаем, мин сиңа кирәгрәк, дигән кебек тоелды көчекнең үз итеп тавыш бирүе, шул йомшак чинау, чын әгәр, буйсындырды да куйды картны. М.Хуҗин ◊ Чын ихлас белән к. чын күңелдән. Чын ихластан к. чын күңелдән. [Нәгыйм:] Чын ихластан партиягә керергә теләгем бар иде. Ш. Камал. Чын йөрәктән к. чын күңелдән. Чын күңелдән Икейөзләнүсез; яхшы ният белән; эчкерсез рәвештә. Остабикә белән икебез дә сезне бу саваплы гамәлегез – булачак никахыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Г.Бәширов. – Борчылмагыз, абый, – диде стюардесса, аны чын күңелдән кызганып. З.Мәхмүди. Чын мәгънәсендә Чыннан да, чынлап та. Адәм баласын чын мәгънәсендә олы итә, бөек итә торган хисләр болар. А.Хәсәнов. Хәзер ул чын мәгънәсендә шәһәр зыялысына әверелгән: өстендә чем кара коверкот костюм, ап-ак күлмәк, кара җирлеккә түгәрәк зәңгәр төртке төшерелгән галстук таккан. В.Нуруллин . Чын ясау Бик матур, пөхтә, купшы итеп. Тикшерергә килүчеләр чын ясау булып киенгәннәр: өсләрендә яхшы тун, аякта һәйбәт күн итек, билләрендә билбау. Г.Бәширов. Ләкин бу инде хәзер клуб түгел, ә мәдәният йорты: ике катлы, таштан салынган, эче-тышы чын ясау итеп бизәлгән. Р.Кәрами. Чынга алу Ниндидер хәбәргә, мәгълүматка ышану, дөрес дип кабул итү. Ул чагында мин чынга алмадым. В.Имамов. Айдар, аның сүзләрен чынга алып, кат-кат гафу үтенергә кереште. И.Диндаров. Чынга бору Уйнап башланган эшне яки мәзәк сүзне җитдигә әйләндерү. Чынга җибәрү Ялган яки уйнап әйтелгән сүз яки хәбәргә җитди төс бирү, чынга бору. Чын менә, гел-гел сине уйлыйм, тирә-юньдәге бөтен нәрсәдә сине «күрәм». А.Әхмәтгалиева. Чынга китү Шаярып башлаган эш-гамәл җитди нәтиҗәләр чыгарлык формага күчү. Энем, уен бетте, чынга китте. Г.Каюмов |