ЧЫМЫ’Р-ЧЫМЫР КИЛҮ ф. 1) Күбекләнеп, кабарып, әкрен генә әчеп утыру. Камыр чымыр-чымыр килә

2) Тәндә еш-еш чәнчүләр тоелу, тәнне чәнчеп-чәнчеп алу. Егетнең аркасын чуарлаган яра җөйләре чымыр-чымыр килде. А.Гыйләҗев. Аны тыңлаганда, Гөлҗиһанның тәннәре чымыр-чымыр килә, күзләре яшьләнә иде. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә